Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
АКШта беренче тапкыр Chak-Chak Party дип аталган татарча дискотека узган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Америка Кушма Штатларында беренче татар дискотекасы Chak-Chak Party проекты уңышлы үсеш ала. Проектны 1 июньдә Нью-Йоркта презентацияләгәннәр. Америка татар җәмгыятеннән оештыручылар сөйләвенчә, татар дискотекасы бик зур кызыксыну уяткан.
«Без мондый ажиотаж булыр дип көтмәгән идек. Беренче кичәгә 100дән артык кунак җыелды. Бу – АКШта яшәүче татарлар һәм башкортлар. Күбрәк кешене сыйдыру мөмкин түгел иде, шуңа күрә лимит 100 кеше булды. Мондый кичәләрне даими рәвештә, якынча ике айга бер тапкыр уздырырга, Чикаго, Лос-Анджелес кебек башка шәһәрләргә гастрольләр белән барырга планлаштырабыз», – дип хәбәр итте «Татар-информа»га Chak-Chak проектын тәкъдим итүче төп оештыручыларның берсе Динар.
«Проектны булдырырга Татарстан диджее Сөләйман илһамландырды. Шулай ук Америкадагы татар һәм башкорт диаспорасын берләштерергә теләдек. Шул ук вакытта башка мәдәниятләргә безнең музыка, традицияләр һәм харизманың никадәр көчле, җанлы булуын күрсәтәсебез килде. Без дискотека гына түгел, ә чын шоу ясарга тырышабыз. Программада татар һәм башкорт башкаручылары (Зәринә Вилданова, Лилиана Газизова) чыгышлары булды. Киләчәктә шулай ук татар һәм рус телләрендә импровизация һәм стендап куелачак. Моннан тыш, диджейлар AZAT һәм SHARIPOV халык җырларына клуб ремикслары ясаячак», - дип ассызыклады Динар.
Chak-Chak Party татар дискотекасы – ул күңел ачу кичәсе генә түгел, ә диаспорадагы татарларның милли тәңгәллегенең яңа дулкыны, ди оештыручылар.
«Кешеләрнең үз тамырлары белән элемтәне өзмәвен, милли мәдәният музейларда гына түгел, клубларда, җырларда, киемнәрдә дә яшәвен телибез. Бу – телне, музыканы, аралашу стилен заманча формага китерү юлы белән саклап калу ысулы», - диде Динар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз