news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Аксолит” заводында гаилә бәйрәме уздырылды

150дән артык бала заводта булды

 (Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). Кама Тамагы районының “Аксолит” заводында 400дән артык кеше катнашында Гаилә көне үткәрелде.

Холдинг барлык бүлекчәләрдә шуңа охшаш чаралар үткәрергә булды. Әлеге бәйрәмгә хезмәткәрләрнең хатыннарын, ирләрен, әби-бабайларын, балаларын чакырганнар. Бу көнне 150 артык бала гына заводта булды. Өлкәннәр һәм 12 яшьтән зуррак балалар өчен заводка сәяхәт оештырылды. Ә иң кечкенәләргә “Бәйрәм оҗмахы” компаниясеннән аниматорлар чакыртылган иде. Рәсем конкурсы игълан ителгән булган. Беренче урын алган балалар приз сыйфатында планшет белән бүләкләнде, икенче һәм өченче урынга чыккан балаларга кесә телефоннары тапшырылды. Калган катнашучыларга китап һәм һава шарлары бүләк ителде, дип белдерә “Идел таңнары” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100