Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
АКШның элеккеге дәүләт секретаре Генри Киссинджер 100 яшендә вафат
АКШның элеккеге дәүләт секретаре Генри Киссинджер вафат булган. Аңа 100 яшь иде. Бу турыда ТАСС Kissinger Associates оешмасына сылтама белән яза.
«Доктор Генри Киссинджер Коннектикутта үз өендә бүген үлде. Аның хатыны Нэнси Магиннес исән, алар 50 елга якын бергә яшәде», диелә оешма хәбәрендә.
Сәясәтче үлеме сәбәбе әйтелми.
«Американың иң бөек дәүләт эшлеклеләренең берсе булып саналган доктор Киссинджер 1977 елда дәүләт хезмәтеннән киткәч, даими рәвештә Американың ике сәяси партиясенең президентларына һәм бик күп чит ил лидерларына консультация бирә», диелә мөрәҗәгатьтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз