Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
АКШтагы татар эмигрантын Трампның сайлау алды штабыннан акча алуда шикләнәләр
Ринат Әхмәтшин 1994 елда Казаннан АКШка күченеп киткән булган.
(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”). АКШтагы татар эмигранты Ринат Әхмәтшинны АКШ президенты Дональд Трампның сайлау алды штабыннан ярты миллион доллар акча алган дип шикләнәләр. Бу хакта Buzzfeed порталы хәбәр итте.
27 октябрь көнне CNN каналы Трампның сайлау алды эшчәнлегенә Россиянең катнашы бар, озакламый гаеплеләр фаш ителәчәк дип хәбәр иткән иде. Бу эшне махсус прокурор Роберт Мюллер тикшерә. Ул Трампның ярдәмчелләре Россия кешеләре белән очрашкан һәм алардан акча алган дип фаразлый.
Buzzfeed порталы язуынча, Ринат Әхмәтшин 2016 елның июнендә Дональд Трампның сайлау штабы әгъзалары - Кече Дональд Трамп, Джаред Кушнер һәм Пол Манафорт белән Нью-Йорктагы Trump Tower үзәгендә яшерен рәвештә очрашкан. Шушы очрашуга кадәр һәм аннан соң аңа ярты миллион доллар акча күчкән.
Банк Әхмәтшинның Денис Кацыв, Латвия, Панама, АКШ компанияләреннән алган түләүләрне шикле дип тапкан. Buzzfeed порталы язуынча, Trump Towerда очрашуда Россия юристы Наталья Весельницкая да булган. Ул Трампның көндәше Хиллари Клинтонга компромат бирергә теләгән, дип хәбәр итә портал.
АКШ һәм Европа мәгълүмат чаралары Ринат Әхмәтшинны Россия махсус хезмәтләренең бурычын үтәүче итеп сурәтли. Financial Times исә Ринат Әхмәтшин турында ачыктан-ачык “элекке ГРУ хезмәткәре” дип яза. Әхмәтшин шикле түләүләр турындагы мәгълүматны шәрехләүдән баш тарткан.
- Ринат Рәфкат улы Әхмәтшин 1967 елда Казанда туган. Офицер булып хезмәт итә, 1994 елда АКШка күченеп китә, сәяси оешмалар эшчәнлегендә катнаша. Хакерлыкта гаепләнә. 2017 елда аны АКШ президентын сайлауга тыкшынуда гаеплиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз