news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

АКШта яшәүче татар Россиядә коронавирус эпидемиясенең соң башлану сәбәбен фаразлады

Ленар Мөхәммәдиев безнең илдә коронавирус эпидемиясе җиңелрәк узар дип өметләнә.

АКШта яшәүче татар Россиядә коронавирус эпидемиясенең соң башлану сәбәбен фаразлады
Ленар Мөхәммәдиев

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). АКШта яшәүче IT белгеч Ленар Мөхәммәдиев фикеренчә, Россия халкы аз сәяхәт иткәнгә күрә коронавирус эпидемиясе калган илләргә караганда соңрак башланган.

«Кытайлар да, американнар да сәяхәт итәргә яраталар, ә Россия кешеләре алар бик йөрми бит инде. Италиягә дә авыру Кытай туристлары килгәнгә күрә дип әйттеләр бит. Американнар да кытайлардан эләктергәннәр. Кытай кешеләре, студентлары диаспорасы зур, күп кеше килгән, киткән. Шуңа күрә авырганнар дип әйтәләр», — ди ул.

Ленар Россиядә авыручыларның арта барачагын фаразлый. «Кытайда күп булганда Америкада да аз иде. Хәзер Америкада күп. Мин февральдә беренче коронавирус белән авыручы табылган Кытай студентында дип укыдым. Ул февральдә иде. Ә хәзер ярты миллион диярлек кеше авырый. Ай ярымда шундый авыручылар саны. Һәр илнең пигы булачак. Россиядә әлегә ул кимемәячәк» — ди ул.

Шул ук вакытта Ленар Россиядә бу эпидемия җиңелрәк узар дип уйлый. Моның ул ике сәбәбен атады.

«Трамп карантин кертүне сузды. Конгресс җыелып, нишләргә, кая барырга дип сөйләшкәнче вакыт узды. Монда Президентка гына нәрсәнедер ябып кую авыр, монда чөнки конгрессның рөхсәте кирәк. Һәр штатның үз хөкүмәте, аларның рөхсәте кирәк. Шундый күп әйбер монда, бюрократик эш. Россиядә бер кеше бөтен әйбер туктатылырга мөмкин. Монда суздылар, шуңа артып китте», — ди ул.

«Америка белән Кытайның минусы бар — анда бик күп халык яши. Америкада 330 млн кеше, Кытайда бер млрд. Хәзер Россиядә дөрес адымнар эшлиләр. Самолетлар очмый, чит ил кешеләрен кертмиләр, кешеләр өйдә утыра. Россия бу әйбердән җиңелрәк чыгар, уңыш елмаер дип өметләнәм инде», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100