news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

АКШта Татарстанның изге урыннары турында күргәзмә ачылган

Күргәзмә Зөя һәм Болгарга багышланган халыкара арт-проекты кысаларында уза.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Гейтесбургта (Вашингтон шәһәре) Казан рәссамнарының «Татарстанның мәдәни мирасы» дип аталган күргәзмәсе ачылды. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

7-17 март көннәрендә экспозиция Парижда, Россия рухи-мәдәни православие үзәгендә дә булган. Күргәзмәләр Зөя һәм Болгарга багышланган «Татарстанның изге урыннары» халыкара арт-проекты кысаларында уза.

Күргәзмә 10 апрельгә кадәр эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot