Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
АКШта тәүлек эчендә COVID-19 инфекциясен 273 меңнән артык кеше йоктырган
Эпидемия башланганнан бирле АКШта коронавирус йоктыруның 22,1 миллионнан артык очрагы ачыкланган, 372 меңнән артык авыру үлгән.
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). АКШта тәүлек эчендә COVID-19 инфекциясенең 273 меңнән артык очрагы ачыкланган , 3735 кеше үлгән. Бу хакта федераль һәм җирле хакимият, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары һәм башка ачык чыганаклар мәгълүматларын туплаган Джонс Хопкинс университеты хәбәр итә.
Университет мәгълүматлары буенча, узган 24 сәгать эчендә табиблар АКШта COVID-19 йоктыручыларның 273 854 очрагын теркәгән.
Хопкинс университеты мәгълүматларына караганда, эпидемия башланганнан бирле АКШта коронавирус йоктыруның 22,1 миллионнан артык очрагы ачыкланган, 372 меңнән артык авыру үлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз