Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
АКШта шартлау нәтиҗәсендә 25 кеше зыян күргән
Зыян күрүчеләргә куркыныч янамый.
(Казан,18 сентябрь, «Татар-информ»). Нью-Йоркта шартлау нәтиҗәсендә 25 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә РИА Новости Нью-Йоркның янгын сүндерү идарәсе хәбәренә сылтама белән.
“Челсидәге Көнбатыш 23нче урамы 133нче йортта яшәүче 25 граждан яраланганлыгы расланган", — диелә хәбәрдә.
Зыян күрүчеләр тормышына бернәрсә дә янамый, дип ачыклаган янгын сүндерү идарәсе.
Нью-Джерси штатында күмәк йөгерү алдыннан кулдан ясалган җайланма шартлаган. Ул тимер трубкадан эшләнгән булган һәм чүп-чар кисмәгендә җирле вакыт белән 9 сәгать 30 минутта (Мәскәү вакыты белән 16 сәгать 30 минутта) шартлаган. 5 километр арага каралган 5 мең кеше катнашындагы шәфкатьлелек йөгереше иртәнге 9га планлаштырылган булган, теркәлү проблемалары аркасында тоткарланган. Шартлаудан соң АКШ диңгез пехотасы ветераннарына ярдәм йөзеннән оештырылган йөгерешне уздырмаска булганнар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз