news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

АКШта Россиягә каршы яңа санкцияләр кертергә мөмкиннәр

Бу хакта Мюнхенда узган куркынычсызлык буенча конференциядә Америка сенаторы Крис Мерфи җиткерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). АКШта президент сайлауларына катышу турындагы тикшерүләр нәтиҗәләре буенча Россиягә каршы яңа санкцияләр кертергә мөмкиннәр. Бу хакта  Мюнхенда узган куркынычсызлык буенча конференциядә Америка сенаторы Крис Мерфи җиткерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Россия АКШның киберһөҗүм һәм сайлау нәтиҗәләренә тәэсир итү турындагы гаепләүләрен бер генә тапкыр кире какмый инде. Россиянең президент сайлаулары нәтиҗәләренә тәэсир итү максатыннан киберһөҗүмгә катнашы барлыгы турында Америка хөкүмәтенең бернинди дәлиле булмаган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100