news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

АКШның Йель университетында узган татар кичәсендә төрле милләтле 100 кеше катнашкан

Америкалылар, студентлар, башка милләт вәкилләре татар халык ашларын, бигрәк тә бәлеш, кыстыбый, чәкчәкне яратып авыз иткән.

(Казан, 17 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова-Хәсәнова). АКШның Йель университетында татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары белән йөзләп кеше танышкан. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына чараны оештыручыларның берсе Ләйсән Туктамышова хәбәр итте. 
 
Чарада Йель  университеты профессорлары, аспирантлары, студентлары, Коннектикут һ.б.  башка штат татарлары катнашкан. 
 
"Америкалылар, студентлар, башка милләт вәкилләре татар халык ашларын, бигрәк тә бәлеш, кыстыбый, чәкчәкне яратып авыз иттеләр", - диде Ләйсән Туктамышова.
 
Кичәдә Лилия Бикбова кызлары Кадрия һәм  Камилла белән татар җырларын җырлаган. Сүз уңаеннан Кадрия Бикбова "Сәнгать планетасы" фестивалендә беренче урын яулаган. Ул чарада опера арияләре башкарган. 
 
Биш яшьлек Даниил Җиһаншин шигырь сөйләгән. Үзлегеннән татар телен өйрәнгән Андрей Дринфелд та татар җырлары җырлаган.. 
 
Чараны Бөтендөнья яшьләр форумы, университетның халыкара клубы оештырган.
 
Йель университеты - Гарвард һәм Принстон университетлары белән беррәттән АКШның иң зур югары уку йортлары исемлегенә кергән. Ул Американың Коннектикут штатының Нью-Хейвен каласында урнашкан. Биредә 2 меңгә якын курс буенча 65 кафедрада белем алырга мөмкин.  
 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100