Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
АКШның Россиядәге Сәүдә палатасы һәм Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы килешү имзалады
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Американың Россиядәге Сәүдә палатасы президенты Алексеей Родзянко белән очрашты.
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасының икътисади һәм инвестицион мөмкинлеге Американың Россиядәге Сәүдә палатасы әгъзалары өчен презентацияләнде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Тәкъдим итү чарасына кадәр Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Американың Россиядәге Сәүдә палатасы президенты Алексей Родзянко белән очрашып сөйләште.

Презентация барышында Татарстан лидеры чарада катнашучыларны сәламләп чыгыш ясады. Аерым алганда, ул республиканың инвесторлар белән кызыксынуын һәм бизнес үсеше өчен бөтен шартлар да булдырылуын билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, бүген Россиянең динамик рәвештә үсештә булган төбәкләренең берсе буларак Татарстанның чит ил компанияләре белән эшләү буенча әйбәт тәҗрибәсе бар, республикада ике махсус икътисади зона урнашкан, һәм аларда дөньякүләм танылган шактый компаниянең яңа җитештерү мәйданнары булдырып эшләтеп җибәрелгән.
Татарстанның инвестицион мөмкинлеге турында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина җентекләбрәк сөйләде. “Иннополис” МИЗы һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсе турында доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыкты, “Алабуга” МИЗын үстерү перспективалары хакында – әлеге махсус икътисади зона генераль директоры Тимур Шаһивәлиев.

Аннары сорау-җавап рәвешендәге сессия үткәрелеп, анда катнашучылар Иннополис университетының гамәлгә кертелү этаплары һәм үсеше, республикада электрон сервисларның сыйфаты һ.б. мәсьәләләр белән кызыксынды.

Ахырдан Американың Россиядәге Сәүдә палатасы белән ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында килешү имзаланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз