news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

АКШның Oracle корпорациясе белгечләре Иннополис университетында лекция укыячак

Рөстәм Миңнеханов бүген АКШта мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшләүче белгеләр өчен оештырылган Oracle OpenWorld конференциясендә булды.

АКШның Oracle корпорациясе белгечләре Иннополис университетында лекция укыячак
president.tatarstan.ru

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Oracle корпорациясе белгечләре Россия Федерациясендәге беренче Иннополис ИТ-университетында лекцияләр укыячак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның АКШка сәфәре барышында шул хакта килешүгә ирешелде. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Oracle корпорациясе программа белән тәэмин ителешне һәм бизнес-кушымталарны бәйли торган мәгълүмат базалары белән идарә итү системалары җитештерә.

Рөстәм Миңнеханов бүген АКШта мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшләүче белгеләр өчен оештырылган Oracle OpenWorld конференциясендә булды. Шуннан соң ТР Президенты корпорация җитәкчелеге белән очрашты.

Татарстан Президенты Oracle корпорациясе белән хезмәттәшлек итүнең актуаль мәсьәләләрен җентекләп өйрәнү өчен эшче төркем булдырырга кирәк, дип саный.

  • Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе 21 октябрьдә эш сәфәре белән АКШка килде. Президентның программасында Стэнфорд университеты белән танышу, бизнес вәкилләре белән очрашулар каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot