Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
АКШның оборона министры урынбасары Россия белән Кытайга хәрби җавап ихтималы хакында игълан итте
Шул ук вакытта Роберт Уорк, әлеге илләргә үзләрен тыныч тотарлык юллар эзләргә кирәк, дип өстәде
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). АКШ оборона министры урынбасары Роберт Уорк, Америка Кушма Штатлары һәм аларның союзниклары Россия белән Кытайның гамәлләренә каршы хәрби чаралар белән җавап бирергә әзер булырга тиеш, дип саный. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.
Американың халыкара мөнәсәбәтләр Советында чыгыш ясаганда, министр урынбасары, Россия һәм Кытай белән мөнәсәбәтләрендә дипломатик чаралардан актив файдаланырга, әмма "безнең союзникларга каршы кабул ителгән теләсә кайсы гамәлләргә хәрби җавап" ихтималын да истән чыгармаска кирәк, дип белдергән.
Шул ук вакытта ул, Вашингтонга Мәскәү белән Пекинга "үзләрен тыныч тотарлык" юллар эзләргә кирәк, дип ассызыклый.
"Алар (Россия һәм Кытай) үз чикләренә якын территорияләрдә позицияләрен ныгыталар. Алдагы берничә елга курсны эшләгән вакытта, без аларның әһәмиятле мәнфәгатьләре сыйфатында нинди районнарны караганын билгеләргә тиеш", - ди Уорк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз