news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
АКШның иң яхшы университетларының берсе татар кичәсе уздырырга әзерләнә
Кичә башка милләт вәкилләрен татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре, татар музыкасы һәм милли ризыклар белән таныштыру максатыннан оештырыла.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова-Хәсәнова). 13 ноябрь көнне АКШның Йель университетында татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолаларына багышланган кичә узачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына чараны оештыручыларның берсе Ләйсән Туктамышева хәбәр итте.
- Кичәне уздыруда Йель университеты Халыкара үзәге, уку йортының аш-су әзерләргә өйрәтү түгәрәге, "Татарстанның яшь илчеләре" программасы кысаларында Татар яшьләре форумы ярдәм итә.
"Кичә башка милләт вәкилләрен һәм Америка халкын татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре, татар музыкасы һәм милли ризыклар белән таныштыру максатыннан үткәрелә. Чарада 60 лап кеше катнашуы көтелә", - диде Ләйсән Туктамышева.
- Йель университеты - Гарвард һәм Принстон университетлары белән беррәттән АКШның иң зур югары уку йортлары исемлегенә кергән. Ул Американың Коннектикут штатының Нью-Хейвен каласында урнашкан. Биредә 2 меңләп курс буенча 65 кафедрада белем алырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2