news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

АКШның дәүләт органнарына Касперский антивирусын куллануны тыйганнар

Америка хәрби һәм гражданлык ведомстволарында “Касперский лабораториясе”н куллануны рөхсәт итмиләр.

(Казан, 13 декабрь, "Татар-информ"). АКШ Президенты Дональд Трамп АКШның дәүләт органнарына “Касперский лабораториясе” Россия компаниясе продукциясен куллануны тыйган, дип яза “Коммерсант” Reutersка сылтама белән.

Шулай ук Касперский антивирусын Америка хәрби һәм гражданлык ведомстволарында куллануны да тыйганнар. Бу хакта АКШның 2018 финанс елы оборона бюджетында күрсәтелгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot