news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

АКШның беренче тавыш биргән торак пунктында Клинтон җиңгән

Нью-Гэмпшир штатының Диксвилл-Нотч авылында яшәүче 6 кешенең дүртесе демократлар кандидаты өчен тавыш биргән.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Нью-Гэмпшир штатында Диксвилл-Нотч авылында яшәүчеләр борынгы традиция буенча АКШта беренче булып тавыш биргән, күпчелек тавыш демократлардан Хиллари Клинтон өчен бирелгән. Бу хакта USA Today телеканалына сылтама белән "РИА Новости" хәбәр итә.

Клинтон өчен дүрт кеше тавыш биргән дип хәбәр ителә. Республика партиясе кандидаты Дональд Трамп өчен 2 тавыш бирелгән.

Төнге 12дә тавыш бирү традициясенә 1960 елда нигез салынган. Участок нәкъ төн уртасында ачыла һәм бер минуттан ябыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot