news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

АКШ татарлары Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда "Туган тел" җырын башкарган - видео

АКШ татарлары белән бергә Татарстанның икътисад министры Артем Здунов һәм Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Минуллина да җырлаган.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»).  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Калифорния штатындагы Берлингейм шәһәрендә Америкада яшәүче татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты. Мәгълүм булганча, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе 9-11 ноябрьдә АКШка өч көнлек эш сәфәре кыла.

Татарлар белән очрашудан фотографияләрне Рөстәм Миңнеханов “Инстаграм”дагы шәхси битенә куйган. Моннан тыш Татарстан Президенты Америка татарлары Габдулла Тукайның танылган “Туган тел” җырын башкарган видео да урнаштырган.

Социаль челтәрдән кулланучылар Рөстәм Миңнеханов урнаштырган фотографияләргә һәм видеога язган кайбер комментарийлар:

 Laishevolife: Татарлар бар дөньяда!

Chulpandi: Оо, таныш йөзләр. Искиткеч кунакчыл Сафалар гаиләсе.

Tatardonyasi: Хәерле иртә! АКШ татарларына күп сәлам.

Almselfie: Анда ничә татар яши микән?

nelya95m: Ого.

gulnara_ak: Рокыя апа, Даян абый.

dan1ss: Сан-Францискога килегез, монда да кызык.

Tapakay: Сан-Франциско татарлары, Америка Төрки-Татар Ассоциациясе әгъзалары исемннән зур рәхмәт белдерәбез бинабызга килгән өчен!

Zakiiavalitova: Рөстәм Нургалиевич, Алла ярдәм бирсен сезгә.

tatar__malay: И туган тел, и матур тел! 

davlet_tatar: Чит илдә яшәүче татарлар, туган телне яхшырак белә...

davlet_tatar: Искиткеч хәл...

zakiiavalitova: Ай рәхмәтләр яусын сезгә милләттәшләрем, Алла ярдәменнән ташламасын.

tamada_chulpantv: И рәхмәт сезгә, сокландым бу милләттәшләргә!!!

markiza910: Күздән яшьләр килде... рәхмәт яусын сезгә...

ilmir2007: Афәрииин!!!

alsu_gaztdinova: Афәриннар! Безгә үрнәк булырлык!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100