news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

АКШ Президентын сайлауларда Клинтон сайлаучыларның гомуми саны буенча Трампны узган

Трамп белән Обама иртәгә очрашу уздырырга мөмкин.

 (Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген АКШ Президентын сайлауларда Хиллари Клинтон сайлаучыларның гомуми саны буенча Дональд Трампны узган. Мәскәү вакыты белән 15.25 сәгатькә аларның беренчесе 59 млн 59 мең 121 тавыш җыйган, икенчесе - 58 млн 935 мең 325, диелә RT порталында The New York Times басмасына сылтама белән.

Моңа кадәр, Трамп сайлауларда үтәр өчен кирәк булган кадәр сайлап алучы тавышын – 279 – җыйды, шуңа алдан ук җиңүче булды, дип хәбәр ителгән иде.

Искәртеп үтик: Америка Кушма Штатларында Президентны турыдан-туры сайламыйлар, ягъни сайлаучылар теге яки бу кандидатны яклаган сайлап алучылар (выборщиклар) өчен тавыш бирә, тавыш һәр штатта аерым исәпләнә.

Трамп кампаниясе менеджеры Келлиан Конуэй белдергәнчә, Трамп белән Обама 10 ноябрьдә очрашу үткәрергә мөмкиннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot