news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

АКШ Олимпия комитеты Вәлиевага шәхси ярышта чыгыш ясарга рөхсәт итү белән риза түгел

Олимпия бергәлегенең күмәк җаваплылыгы – безнең спортчылар, тренерлар һәм барлык катнашучылар иң югары стандартларга җавап бирсен өчен спортның бөтенлеген саклау, дип искәртте Сара Хиршланд.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). АКШ Олимпия комитеты башлыгы Сара Хиршланд Спорт арбитраж судының Камилә Вәлиевага Пекинда узучы Олимпия уеннарында фигуралы шуу буенча шәхси турнирда чыгыш ясарга рөхсәт бирүгә бәйле карарын шәрехләде.

Аның сүзләренчә, АКШның Олимпия һәм паралимпия комитетында (USOPC) Спорт арбитраж судының бу карарына карата канәгатьсезлек белдергәннәр.

«Бу карар бездә канәгатьсезлек хисләре уятты. Олимпия бергәлегенең күмәк җаваплылыгы – безнең спортчылар, тренерлар һәм барлык катнашучылар иң югары стандартларга җавап бирсен өчен спортның бөтенлеген саклау. Спортчыларның тигез шартларда ярышуларын белергә хакы бар. Шунысы кызганыч, бүген алар бу хокуктан мәхрүм ителде. Бу Россия тарафыннан спортның чисталыгын системалы рәвештә һәм һәр җирдә санга сукмауның тагын бер мисалыдыр, мөгаен. Без әле бу эшнең төгәлләнмәвен беләбез һәм Олимпия хәрәкәтенең бөтен катнашучыларын барлык спортчылар исеменнән спортның чисталыгы өчен көрәшүен дәвам итәргә чакырабыз», - дип белдерде USOPC президенты Сара Хиршланд.

«Татар-информ» агентлыгының спорт редакциясе элегрәк Камилә Вәлиева эше буенча Спорт арбитраж суды карары турындагы барлык мөһим якларны ачып биргән иде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100