Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
АКШ һәм Германия хирурглары Казанда йөрәккә операция ясый
Күрсәтмә операцияләр Казан митраль симпозиумы барышында ясала.
(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). “Казан митраль симпозиумы” иртәгә Югары медицина технологияләре белем үзәгендә уза, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Әлеге чарада кардиохирургия өлкәсендәге дөньякүләм экспертлар: профессор Джозеф Ву (Стэнфорд, АКШ), профессор Торстен Донст (Йена, Германия), профессор Херманн Райхеншпурнер (Гамбург, Германия), доктор Глория Фарбер (Йена, Германия) катнаша. Алар күсәтмә операцияләр ясаячак һәм кардиохирургия патологияләрен дәвалау алымнары турында сөйләячәк.
Татарстан белгечләре чит ил экспертлары белән берлектә пациентлардагы авыру очракларын анализлый һәм гамәлдә Европа һәм АКШ тәҗрибәсен куллану тактикасын булдырачак.
Искәртеп үтик, митраль симпозиум – ул Татарстанда кардиология һәм кардиохирургия өлкәсендә заманча алымнар белән дәвалауны тормышка ашыру һәм белемнәрне күтәрүгә юнәлдерелгән проект.
Белгечләр сүзләренчә, Россиядә башка илләрдәге кебек үк, йөрәк-кан тамырлары авырулары үлемгә китерү буенча беренче урында тора.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы тырыш эшчәнлеге нәтиҗәсендә, республикада 10 ел эчендә кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр саны 25 процентка, эшкә яраклы кешеләр арасында 32 процентка кимегән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз