news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

АКШ һәм Бангладеш артистлары Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль-конкурста катнашачак

Чит ил ансамбльләре танылган җырчы репертуарыннан татар телендә җырлар башкарачаклар.

(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”). АКШ һәм Бангладеш артистлары агымдагы елның октябрендә узачак Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль-конкурста катнашырга планлаштыралар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына мәшһүр татар җырчысының кызы Зөлфия Авзалова (Нигъмәтҗанова) сөйләде.

“Безгә киләчәк чит ил төркемнәре Әлфия Авзалова репертуарыннан бер җыр башкарачак, бу - конкурс шартларының берсе”, - дип билгеләп үтте Зөлфия ханым.

Аның сүзләренчә, Американың Монтана штатыннан “Ансамбль скалистых гор” татар җырларын һәм биюләрен башкарачак.

“Бангладеш артистлары Әлфия Авзалова репертуарындагы җырларны башкарачаклар, җырның бер куплетын татар телендә җырлаячаклар”, - диде ул.

"Татар-информ" алдарак Зөлфия Авзалова Казанда фан-фестта әнисе репертуарыннан җырлар башкарачак, дип хәбәр ителгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100