news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

АКШ компанясе Түбән Камада бензин һәм шин җитештерү белән танышкан

Ирландия, Норвегия һәм Дания автомобильчеләре Түбән Камада җитештерелгән бензинны сата.

АКШ компанясе Түбән Камада бензин һәм шин җитештерү белән танышкан
tat.e-nkama.ru/news/

(Казан, 31 май, "Татар-информ"). Түбән Камага Америка Кушма Штатларының Circle K компаниясе вәкилләре килгән. Компаниянең ягулык белән глобаль тәэмин итү буенча вице-президенты Алекс Миллер җитәкчегендәге делегация Түбән Камада бензин һәм шин җитештерү белән танышкан. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Визитның максаты - ягулык җитештерүче буларак "Татнефть" һәм Circle K компанияләре арасында хезмәттәшлекне ныгыту. Делегация әгъзалары "Татнефть" генераль директоры Наил Мәганов белән очрашкан һәм киләчәктә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышкан.

Хәзер Circle K компаниясе "ТАНЕКО" комплексында җитештерелгән ягулыкны Ирландия, Норвегия һәм Даниядә сату белән шөгыльләнә. 2019 елның май аена алынган мәгълүматларга караганда, Россия базарында Circle K аша 4200 тонна дизель ягулыгы, 150 тонна АИ-92 һәм 150 тонна АИ-95 бензины сатылган.

Circle K компаниясенә нигез салучы һәм аның хуҗасы – эшмәкәр Алан Бушар, дип хәбәр итә energybase.ru. Компаниянең штаб-фатиры Канаданың Квебек провинциясе Лаваль шәһәрендә урнашкан.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot