news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

АКШ илчесе Татарстан турында: Мин бу сәфәрне беркайчан да онытмаячакмын

Джон Хантсман Казанга якшәмбе кичендә килде.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). АКШның Россиядәге илчесе Джон Хантсман Казан дәүләт медицина университеты вәкилләре һәм төбәк гаммәви мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашуда Татарстанга сәфәреннән алган хис-кичерешләр хакында сөйләде.

«Бу – минем Татарстан Республикасына тәүге сәфәрем, моңа кадәр дә әлеге төбәкнең кунакчыллыгы турында ишетеп белә идем. Илче вазифасын башкарганчы, Ford Motors компаниясе директорлар советында эшләдем. Ford Татарстан Республикасында иң зур инвесторлардан санала», - дип искәртте дипломат.

Джон Хантсман Казанга якшәмбе кичендә килде. Дипломат ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты, Казан дәүләт медицина университеты һәм Казанның 3нче җылылык электр үзәгендә булды.

«Мин Татарстанда ике көнгә якын булдым һәм бу төбәкнең кунакчыллыгы, инновацион идеяләр, республикада ирешелгән уңышлар хакында күп нәрсәләр белдем. Мин бу сәфәрне беркайчан да онытмаячакмын», - дип сүзен йомгаклады Джон Хантсман. 

"Татар-информ" АКШның Россиядәге илчесе Джон Хантсман КФУ студентлары һәм укытучылары белән очрашты, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100