news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

АКШ галиме Алтын Урданың таркалуы Чума таякчыгы бактериясенә бәйле дип саный

Галим сүзләренчә, чума авыруы аркасында Европада XIV-XV гасырларда халык саны өч тапкырга кимегән

АКШ галиме Алтын Урданың таркалуы Чума таякчыгы бактериясенә бәйле дип саный
Александр Эшкинин

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Висконсин һәм Казахстандагы Назарбаев университетлары профессоры, тюрколог, татар тарихы белгече Юлай Шамилоглы Алтын Урданың таркалуы Чума таякчыгы бактериясе белән бәйле дип саный. Бу хакта ул Кол Шәрифнең Ислам мәдәнияте музеенда үткән лекциясендә сөйләде.

“2013 елда галимнәр Yersinia pestis - Чума таякчыгы бактериясен тикшерә һәм аның чума авыруын барлыкка китерүдә төп сәбәпче булуын ачыклый. Европада XIV-XV гасырларда халык саны өч тапкырга кимегән, кешеләр күпләп үлгән. Алтын Урданың таркалуы да нәкъ менә әлеге авыруның таралуына бәйле”, - ди галим.

“Кыргызстанда Ыссык-күл территориясендә христиан төркиләренең яши торган төркеме була, 1339-1340 елларда алар яшәгән җирдә бик күп кабер ташлары куела, аннан соң 70 ел арасында бер генә кабер ташы табыла.

"Мин чума авыруының шул территориядән узганын аңладым һәм хәзер ул халыкның чума авыруы аркасында үлгәнен исбатларга тырышам”, - диде Юлай Шамилоглы.

Галим сүзләренчә, чума Идел буена да тарала. “Болгарда 1350 елларда кабер ташлары күпләп куела, 1357-58 елдан соң Идел буендагы болгар телендә язылган бер генә дә кабер ташы да табылмый”, - ди ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100