news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

АКШ дипломатлары ТР Дәүләт Советында элемтәләрнең яңаларын урнаштыру кирәклеген әйтте

Америка илчелегенең беренче һәм икенче секретарьлары Татарстанның үсеш дәрәҗәсен югары бәяләде.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Кичә АКШның РФдагы илчелегенең беренче һәм икенче секретарьлары Бредфорд Белл һәм Дэвид Хорн ТР Дәүләт Советында булды. Алар белән очрашуны Татарстан парламентының “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы, мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева белән КПРФ фракциясе әгъзасы Артем Прокофьев уздырды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Сөйләшүләр башланыр алдыннан Америка кунакларына Татарстан Дәүсоветы бинасы буенча экскурсия уздырылды, аның барышында парламент үзәген – утырышлар һәм рәсми делегацияләр кабул итү залларын карадылар, китапханә, музей һәм журналистлар өчен җиһазландырылган бүлмәләрне күздән кичерделәр.

Очрашуда башта парламентарийлар Дәүләт Советы структурасы, комитетлары эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде. Америка илчелеге вәкилләрен, нигездә, милли сәясәт, этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр, шулай ук яшьләрнең сәяси активлыгы мәсьәләләре кызыксындырды. Дипломатлар, Россия белән АКШ арасындагы мөнәсәбәтләрнең катлаулы булуына карамастан, һәрвакыт киләчәк турында уйларга, яңа элемтәләр урнаштырырга, булганнарын дәвам иттерергә кирәк, дип билгеләп үттеләр.

Шулай ук очрашуда фракцияләрнең ничек эшләве, гамәлгә ашырыла торган партия проектлары һәм закон чыгару инициативалары турында сүз алып барылды. Яшь депутатлар ТР Иҗтимагый яшьләр палатасы эшчәнлеге турында сөйләде.

Илчелек вәкилләре билгеләп үткәнчә, алар Татарстан үсешен югары бәяли, республиканы Россиянең федераль үзәк белән аерым мөнәсәбәткә ия уникаль төбәге дип атый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100