news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксенов скверында альтернатив татар көйләре яңгыраячак

Концертны Ислам Вәлиев һәм Нурбәк Батулла алып бара.

(Казан, 2 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген, 2 гыйнварда, “Мир” кинотеатры артындагы Аксенов скверында заманча татар көйләре яңгыраячак. Бу хакта “Татар-информ”га Парк һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Программада Зәринә Вилданова, The Kam, “Сәйдәш” бию театры, K-RU һәм Илгиз Шәйхразиев чыгышлары каралган. Концертны Ислам Вәлиев һәм Нурбәк Батулла алып бара.

Музыкаль кичә кунакларын чәй белән сыйлаячаклар һәм бүләкләр дә әзерләнгән.

Концерт 17.00 сәгатьтә башлана.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot