news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксенов скверына «Бибинур» фильмы күрсәтеләчәк

Шимбә көнне, 30 майда, Казанның Аксенов исемендәге скверында «Фокус» клубы кино сәнгатен сөючеләр өчен беренче очрашу үткәрә. Парк клубында катнашучыларга «Татаркино» фондыннан күренекле татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» һәм «Җомга көн кич белән» әсәрләре буенча язылган сценарийга нигезләнеп төшерелгән «Бибинур» фильмы тәкъдим ителә. Кино тәмамланганнан соң чара кунаклары бергәләп фикер алышачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фильм буенча фикер алышу чарасында катнашырга теләүчеләрнең барысына да теркәлергә киңәш ителә.

Чара 19:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.

news_right_1
news_right_2
news_bot