news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксенов Рөстәм Миңнехановка Кырым Республикасының юбилей медален тапшырды

Аксенов Рөстәм Миңнехановка Кырым Республикасының юбилей медален тапшырды
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кырым башлыгы Сергей Аксенов белән очрашты.

Республика Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Аксенов Рөстәм Миңнехановка «Кырымның Россиягә кушылуының ун еллыгы уңаеннан 2014-2024» юбилей медален тапшырган.

«Татарстан Республикасы – күп өлкәләрдә Кырымның иң мөһим партнерларының берсе. Кырым язының беренче көннәреннән үк безнең төбәкләр арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнашты һәм шушы вакыт дәвамында уртак эшләребездә чагыла», – диде Сергей Аксенов.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Ул Кырым халкының Татарстанның тугандаш халкына авыр вакытта ярымутрауны торгызуда һәм үстерүдә зур ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәтле булуын әйтте.

Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов бүләк өчен рәхмәт әйтте һәм Кырым Республикасының һәм федераль әһәмияттәге Севастополь шәһәренең ил үсешенә һәм Россия суверенитетын яклауга зур өлеш кертүен әйтте.

«Татарстан һәм Кырым халыклары арасындагы күптәнге тугандаш мөнәсәбәтләр елдан-ел ныгый гына», – диде Татарстан Рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100