Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксенов музееның “Элекке Казан” яңа проектында Гүзәл Яхина, Айрат Бик-Булатов кунак булды
Казанның Аксенов музей-йортында “Город уходящий” дип аталган яңа проект тәкъдим ителде.
(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Казанның Аксенов музей-йортында кичә “Город уходящий” дип аталган яңа проект туды. Яңа циклның беренче кичәсендә Казан язучылары Гүзәл Яхина, Денис Осокин, Айрат Бик-Булатов, Искәндәр Абдуллиннар үзләренең Казан белән бәйле әсәрләрен укыды.
Гүзәл Яхина үз балачагы узган Горький исемендәге ял паркы турында эссе алып килгән иде. "Рус Швейцариясе"нең үткәне һәм бүгенгесен тасвирлады. Аның 16 яшьлек лирик герое Тимур белән бергә паркта йөрде.
Язучы Казанга кызы белән кышкы каникулларга кайткан. Ул Аксенов музей-йортында укучылары белән аралашты, китабына автографлар куйды. “Татар-информ” хәбәрчесенә туган шәһәренә еш кайтуы турында әйтте.
Язучы Айдар Бик-Булатов Казанның шәһәр үзәге белән генә чикләнмичә, башка районнарында да тормыш булуын искә төшерде, үзенең Киров районы хрущевкаларында үсүен искә алды. “Бу урыннар турында да язарга кирәк”, - диде ул. Айрат Бик-Булатов кичәдә Бренинглар даруханәсе турында студент чагында ук язганын укыды. “Минем язмада “Медведь”, “Мясной удар” рестораннары да искә алынган. Алар юк инде. Нәрсәнеңдер югалуы да яхшы икән”, - диде ул.
“Овсянки” фильмына сценарие белән танылган Денис Осокин кичәдә үзенең “Коры елга”сын укыды.
Мәгълүмат өчен: 2013 елда Алексей Барыкин “Коры елга” кыска метражлы фильмын төшергән иде. Фильмга, әдәби әсәрдән аермалы буларак, геройлар да кертелгән. Төп рольләрдә - Ангелина Мигранова һәм Родион Сабиров. Фильмда да, әсәрдә дә төп урында – мистик Казан һәм Коры елганың мистикасы.
Шагыйрь һәм педагог Искәндәр Абдуллинның Казан менталитеты турындагы иронияле язмаларын кемдер елмаеп, кемдер уйланып кабул итте.
Кичәнең икенче өлешендә Казан фотокүргәзмәсе тәкъдим ителде. Сиксәненче еллар азагында Георгий Фролов белән Сергей Саначин тарафыннан оештырылган фотокүргәзмә утыз елдан соң Аксенов музей-йортында кабатланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз