news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Аксенов-фест” фестивале ябылышына килүчеләр свингның нәрсә икәнен күреп-белеп китте

Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында әлеге III Халыкара фестивальның йомгаклау концерты булды

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген “Аксенов-фест” III Халыкара әдәби-музыкаль фестиваленың икенче һәм соңгы көне тәмамланды. Иртән “Шаляпин” отелендә мастер-класслар уздырылды, яшь каләм ияләре тезмә һәм чәчмә әсәрләрен укыды. Хәзерге заман әдәбияты турында сөйләшү әлеге фестивальның аерылмас өлеше булганлыктан, аннары Казанның “Книжный двор” үзәк китап кибетендә әдипләр Дмитрий Быков һәм Игорь Иртеньев китап укырга яратучылар белән очрашып, бүгенге авторлар һәм әсәрләр турындагы фикерләре белән уртаклашты.

 

Кичен М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында башланып киткән йомгаклау концерты бу үзенчәлекле фестиваль программасында каралган чараларның соңгысы иде. Гала-концерт исә, дөньякүләм танылган язучы Василий Аксенов яратканча, джаз музыкасы тыңлау һәм хәтта аңа кушылып свинг бию, фестиваль хуҗасының һәм концерт-тамашада катнашкан Дмитрий Быков, Светлана Васильева, Александр Кабаков, Евгений Попов, Игорь Иртеньев, Анна Русс, Денис Осокин, Михаил Веллер кебек әдипләрнең халыкара сәясәттә Россиянең урыны, җәмгыятьтә тотнаксызлык, икейөзлелек кебек сыйфатларны, илнең кояш баешына таба баруын контексттан гына аңларлык итеп үз әсәрләрен уку, кайсыларын сәхнәләштерү белән үрелеп, бик үзенчәлекле итеп оештырылган. Чөнки, фестиваль координаторы, “Октябрь” журналы баш редакторы Ирина Барметова сүзләренчә, Василий Аксенов – язучы-бәйрәм ул, шуңа күрә аның кичәсе дә шундый ук күтәренке рухта, ләкин мәгънәле булырга тиеш.

 

Шулай да, В.Аксеновның: “Свинг биегән кебегрәк яшәргә кирәк”, – сүзләренә туры китереп яшәү ничек була һәм свинг ни рәвешле башкарыла? Тамашачы Сергей Глазов белән шуны биер өчен Америкадан махсус килгән әлеге язучының Дж.Мейсон университетында эшләгән чагындагы укучысы юрист Юлия Бикбованың бөтерелеп биюен карап, Василий Павловичның тел төбен аңлады булса кирәк. Кичә барышында экраннан күрсәтелгән документаль видеоязма совет чоры сәясәте һәм, гомумән, совет системасы белән Василий Петрович арасында параллельләр үткәреп, системаны кешегә каршы кую, кадрларны язучының цитаталары белән нигезләү рәвешендә эшләнгән иде (язучының советларга кискен каршы карашлы булуы, опалага эләгүе мәгълүм).     

 

Евгений Борц җитәкчелегендәге Казан һәм Мәскәү музыкантларының джаз триосы чыгышы, аңа кушылып бард Андрей Макаревичның гитарада уйнап җырлавы һәм Валерий Пономарев (АКШтан легендар джаз музыкантының беренче тапкыр килүе), Азат Баязитов (Казан) белән бергәләп джаз импровизацияләре музыкантларның үзара осталыкта ярышларына әйләнде. Көтелгәнчә, аннары А.Макаревич үзенең шлягерлары белән куандырды.

 

Алдагы фестивальләрдән аермалы буларак, бу юлы “Йолдызлы билет”/”Звездный билет” премиясен беркемгә дә бирмәскә, ә аның истәлек билгесен Василий Павловичның гаиләсенә тапшырырга килешенгән иде һәм аны язучының улы Алексей Аксенов чыгып алды, әтисен зурлаулары, шундый мәртәбәле сәхнә түрендә аның истәлегенә фестиваль уздырылуы өчен олы рәхмәт сүзләрен җиткерде. В.Аксенов эшләгән Вашингтон янындагы Дж.Мейсон университетының сүз белеме кафедрасы мөдире Джули Кристенсон, аның рус әдәбияты буенча укытучы булып эшләгән 17 ел гомере белән бәйле хәзер инде тарихига әверелгән әйберләрен, истәлекләрен туплап Казанда кичә ачылган музеена тапшырырга халык каршында вәгъдәләп куйды.

 

Мәскәүнең Михаил Левитин җитәкчелегендәге “Эрмитаж” театры актерлары В.Аксеновның иҗаты башлангыч чорында иҗат ителгән һәм узган гасырның 60 нчы елларында журналда басылган 2 монолог рәвешендәге “Победа” хикәясен сәхнәләштергән һәм ул, язучы, режиссер М.Левитин әйтүенчә, 1975 елда ук сәхнәләштерергә сүз биргән булган. Бүген ул беренче тапкыр тормышка ашырылды һәм шактый ук мавыктыргыч итеп тәкъдим ителде. Ләкин фестивальның режиссеры, хыялдагының барысына да ирешеп булмады, дип таныды. Хыялдагысы – В.Аксеновның “Звездный билет” романы буенча төшерелгән “Мой младший брат” фильмында баш рольны башкарган Александр Сбруевны фестивальга китерү. Актер, эшләре бик тыгыз булу сәбәпле, килә алмаса да,  видеоязма аша мөрәҗәгать итеп, алга таба “Звездный билет” премиясен Василий Аксеновны үз иткән яшьләр кулына тапшырылуын теләвен белдерде.    

 

Оештыручылар концерт-тамашага килүче һәркемгә “Визит пожилого джентльмена” дигән исемдә “Аксенов-фест” фестиваленың алдагы икесе һәм Казанда туган язучының кече Ватанына килүе, гомумән, В.Аксенов шәхесе турында бәян иткән DVD дисклар белән Мәскәүдә нәшер ителә торган “Октябрь” бәйсез әдәби-нәфис журналының шушы фестивальга багышлап махсус басылган 11нче санын бүләк итеп калдыру җаен да тапканнар.

 

“Аксенов Фест” исә, Андрей Макаревич һәм Казан мэры Илсур Метшин идеясе белән, Казан мэриясе, “М-Продакшн” продюсерлык үзәге һәм “Октябрь” журналы оештырган. Фестивальның директоры – Игорь Сивов, режиссеры – Сергей Миров (Мәскәү), “Йолдызлы билет” премиясенең попечительләр советы рәисе – Евгений Попов.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100