news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

«Аксенов-фест» фестивале барышында Казан үзәгендә өлешчә транспорт юлы вакытлыча ябыла

Халыкара әдәби-музыкаль фестиваль исә иртәгә ачылачак

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Иртәгә 12.00 сәгатьтә Казанның К.Маркс ур., 55/31 адресы буенча төзелгән язучы Василий Аксенов музей-йортын ачу тантанасы була. Шунда ук аның исән вакытта үзе әзерләп калдырган китабы тәкъдим ителә. Ул чарада В.Аксеновның классташлары, Татарстан һәм Казан әдипләре катнаша.

Аннары фестиваль программасы буенча 14.00 сәгатьтә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына журналистлар белән очрашуга язучылар Михаил Веллер, Дмитрий Быков килә. «Шаляпин» отеленең конференцияләр залында (Университет ур., 7/80) мастер-класслар була, шунда республика башкаласының яшь каләм ияләре тезмә һәм чәчмә әсәрләрен укырга җыена. «Аксенов-фест» III Халыкара әдәби-музыкаль фестиваленең беренче көненә язучының музей-йортында 18.00 сәгатьтә башланачак шигырьләр, язучыга бәйле истәлекләр, джаз музыкасыннан төзелгән «Кич утыру» чарасы нокта куя.

 Казан каласы мэриясеннән алынган мәгълүмат буенча, фестиваль барышында иртәгә 7.00-14.00 сәгатьләрдә Казанның Зур Кызыл һәм Мөштәри урамнары чатындагы юл ябылып торачак. Шуңа күрә шәһәр Башкарма комитеты машина йөртүчеләрне ул турыдан әйләнеп үтү ягын карага киңәш итә. 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100