news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Аксенов-Фест 2009» әдәби-музыкаль фестиваленың төп вакыйгалары Аксенов йортында узачак

Фестивальны йомгаклаячак джаз концертын бу юлы казанлылар карый алачак

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 12-13 ноябрь көннәрендә Казанда, дөньякүләм танылган рус язучысы Василий Аксенов истәлегенә багышлап, «Аксенов-фест 2009» III әдәби-музыкаль фестивале үткәреләчәк. Аның кысаларында Карл Маркс урамы, 55 адресы буенча төзелгән (язучы 1930-1940 елларда яшәгән йорт төзекләндерелерлек булмаганга, яңасы салынды) Аксенов йортын ачу тантанасы булачак, анда әдәби мастер-класслар, В.Аксеновның үзе исән чакта әзерләнгән «Таинственная страсть» китабын тәкъдим итү, иҗади очрашулар уздыру планлаштырылган. Йорт салынып бетсә дә, эш әле төгәлләнмәгән: эчке эшләре, тәүлек әйләнәсе диярлек, бара. Мөгаен, 12 ноябрьгә кадәр 2 катлы йортның аскы каты эшләнеп бетәр. Бу йортта В.П.Аксеновның кабинеты, шунда ук музее булачак, язмышы һәм иҗаты киң итеп яктыртылачак, әдәби-музыкаль салон, джаз кафесы эшләячәк. Ләкин Аксенов йорты киләсе елга гына тулысынча эшләнеп бетәчәк.

«Аксенов-фест 2009»ның беренче көнендә фестивальга килгән язучылар Казан дәүләт университетында студентлар белән, икенче көнендә исә «Книжный двор» китап кибетендә (Спартаковская ур., 2) китап укырга яраткан казанлылар белән очрашачак һәм анда «Октябрь» журналы вәкилләре дә катнашачак. «Аксенов-фест 2009» III әдәби-музыкаль фестивалена М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында булачак әдәби-джаз концерты нокта куячак. Бу юлы аны казанлылар да тамаша кыла алачак: билет бәясе 100-500 сум, театр кассаларында сатыла.

Бүген Казан шәһәре Башкарма комитетында булган матбугат конференциясендә «Бәйрәм программалары дирекциясе» МУП директоры  Игорь Сивов һәм фестивальның режиссеры Сергей Миров әнә шул хакта игълан иттеләр. Шул рәвешле, Казанда «Аксенов-фест»ның беренчесе 2007 елда Василий Павловичның үзе катнашында уздырылган булса, икенчесенә ул, каты авыру сәбәпле, килә алмады, өченчесе уздырылганда ул инде дөньяда бөтенләй юк...

С.Миронов сүзләренчә, оештыручылар бу юлы «Йолдызлы билет» премиясен бирмәскә уйлаганнар, ә премиянең  истәлек билгесен номерсыз гына аның гаиләсенә тапшырырга булганнар. 

Фестивальга исә танылган әдәбиятчы һәм публицист Михаил Веллер, язучылар Светлана Васильева, Александр Кабаков, Евгений Попов, Анна Русс, Денис Осокин, актер Дмитрий Быков, «Октябрь» журналы баш мөхәррире Ирина Барметова һ.б. киләчәк. Тагын АКШтан (Чикаго) галимә Джули Кристенсон, юрист Юлия Бикбова да әлеге фестивальга килергә теләк белдереп элемтәгә кергәннәр. Д.Кристенсон - В.Аксенов эшләгән Вашингтон янындагы Дж.Мейсон университетының сүз белеме кафедрасы мөдире, ул аның рус әдәбияты буенча укытучы булып эшләгән вакытындагы профессор мантиясе белән конфедераткасын һәм кайбер истәлек әйберләрен алып килергә тырышачак. Ә Юлия Бикбова – В.Аксеновның элеккеге укучысы, ул свинг биер һәм хатирәләре белән уртаклашыр өчен килә. 

Фестивальны Василий Аксенов яратканча джаз музыкасы тыңлап кич утыру рәвешендәге күңелле хатирәләр кичәсе итеп оештыру, ул әйткәнчә, «Свинг биегән кебегрәк яшәргә кирәк» шигаренә туры китереп үткәрү отышлы дип табылган. «Аксенов -фест»ны исә Казан мэриясе, «М-Продакшн» продюсерлык үзәге һәм «Октябрь» әдәби-нәфис журналы оештыра.

Киләчәктә Василий Аксенов булган истәлекле урыннарга экскурсия оештыру, бу фестивальның алдагысын Казанда башлап, ул яшәгән төбәктә (Казаннан аны Владивостокка тоткынлыкка озатканнар, Ленинградта һәм Мәскәүдә яшәгән, аннары язмышы АКШ, Франция белән бәйле) дәвам иттерү турында да ниятләр юк түгел, дип белдерде С.Миров.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100