news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Аксакаллар талант ияләрен барлый

Аксакаллар талант ияләрен барлый

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Дания Моисеева). Казан шәһәре Аксакаллар шурасы каршында эшләп килүче «Мәңге яшисе килә» дигән иҗат берләшмәсе 22 гыйнварда үзешчән шагыйрьләр катнашында шигърият бәйрәме үткәрде. Анда шигырьләр белән бергә татар халык җырлары да яңгырады.

Бу берләшмә мондый шигырь бәйрәмен елга бер мәртәбә үткәрә. Узган шимбәдәге шигърият кичәсендә исә Хәмит Вәлиди, Әлфия Фазлыева, Азат Сафин кебек үзешчән шагыйрьләр илһамланып үзләренең шигырьләрен укыды.

Шушы арада Аксакаллар шурасы каршында «Кызыклы очрашулар» дип исемләнгән янә бер иҗат клубы барлыкка килде. Ул танылган язучылар, журналистлар һәм, гомумән, кызыклы шәхесләр белән очрашулар оештыруны күздә тота. Мәсәлән, аның планында Казанның 1000 еллыгына багышланган кичәдә язучы Рафаэль Мостафин белән Кабан күле серләре турында сөйләшү каралган. Шулай ук шагыйрәләр Эльмира Шәрифуллина белән Нәҗибә Сафина да яңа клубның утырышына чакырылыр дип көтелә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100