Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксакаллар шурасы утырышы беренче тапкыр Zoom платформасы аша уздырылды
Тәкъдимнәр буларак, җыелышта «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең статусын күтәрү, дини хезмәтләрне бастыру кирәклеге әйтелде.
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Кичә Нәзарәттә Аксакаллар шурасы утырышы үтте. Һава шартларын исәпкә алып һәм өлкәннәрнең сәламәтлеген кайгыртып, җыелыш беренче тапкыр Zoom платформасы аша уздырылды.
Чара гадәттәгечә Яшел үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин башкаруында Коръән уку белән башланып китте. Аннары Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин ил-көнгә иминлек, бәрәкәт сорап дога кылды, дип яза нәзарәтнең матбугат хезмәте.
Көн тәртибе буенча Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов барлык катнашучыларны Аксакаллар шурасының 2020 ел нәтиҗәләре белән таныштырды, төп юнәлешләрнең берсе — туган телне саклау һәм үстерүне быел да дәвам итү буенча тәкъдимнәре белән бүлеште.
Алга таба видеоконференция форматында Мөслим, Арча, Алабуга, Буа районы аксакалларының эш тәҗрибәсе тыңланды. Аерым алганда, сүз татар галимнәренең хезмәтләрен өйрәнү, истәлекле урыннар, каберлекләр, чишмәләрне төзекләндерү, сәүдә үзәкләрендә, хастаханәләрдә намаз уку бүлмәләрен булдыру, республикада туристик юнәлешләр оештыру өстендә эшләү хакында барды.
Тәкъдимнәр буларак, җыелышта «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең статусын күтәрү, дини хезмәтләрне, аерым алганда Шәйхелислам Хәмиди, Шаһи Әхмәт, Нурулла Гариф, Марсель Әхмәтҗанов һ.б. галимнәрнең хезмәтләрен бастыру кирәклеге әйтелде.
Чара дога кылу белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз