news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксакаллар шурасы рәисе мулла турында мәзәге өчен Салават Фәтхетдиновны шелтәләгән

Җырчының август аендагы концертында зина кылган мулла турында мәзәге мөселманнарда дәгъва тудырды.

Аксакаллар шурасы рәисе мулла турында мәзәге өчен Салават Фәтхетдиновны шелтәләгән
архив/Рамиль Гали

(Теләче, 6 февраль, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Теләчедә Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов җырчы Салават Фәтхетдиновны узган елгы концертында муллалар турындагы оятсыз мәзәк сөйләгәне өчен тәнкыйтьләвен әйтте.

Салават Фәтхетдинов Камал театрында узган концертында зина кылырга теләгән мулла турында мәзәк сөйләгән иде. Аның бу мәзәге кайбер мөселманнар тарафыннан тәнкыйтьләнде. Салават Фәтхетдинов концерт программасыннан мулла турындагы мәзәген төшереп калдырды, әмма үзен гаепле хис итмәвен, моның бары тик мәзәк кенә булуын әйтте.

«Август аенда Салават Фәтхетдиновның чираттагы концертларында артистның муллалардан көлгән мәзәге турында әйтеп бик күп кеше шалтыратты. Хәзрәт, бер дә колакка ятышлы әйбер түгел бит, килеп, тыңлап кара әле, диделәр. Барып карадым. Салават миңа: «Туфан абый Миңнуллин да «Әлдермештән Әлмәндәр»не язган бит, дип җавап бирде», — ди Айрат хәзрәт Аюпов.

«Язган, әмма, ул бит муллалардан көлми. Ә син, сәхнәгә менеп, мәзәк сөйләп, дин әһелләрен зина кылуда гаеплисең. Ә гаепләр өчен синең дүрт дәлилең булырга тиеш. Әгәр бу эшеңне туктатмыйсың икән, үзеңә үпкәлисең инде», — дидем. Туктады, Аллаһка шөкер», — дип искә алды хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100