news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

АКШ Президентының махсус илчесе Уиткофф Мәскәүгә килде

АКШ Президентының махсус илчесе Стивен Уиткофф Мәскәүгә килде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы. Внуково аэропортында аны Россия туры инвестицияләр фонды башлыгы, РФ Президентының чит илләр белән икътисади хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Кирилл Дмитриев каршы алды.

Моңа кадәр Стивен Уиткофф сөйләшүләр үткәрү өчен 11 апрельдә Санкт-Петербургка, ә 25 апрельдә Мәскәүгә килгән иде. Сәфәрләренең икесендә дә ул РФ Президенты Владимир Путин белән очрашты. Бу - махсус илченең Россиягә ел башыннан бирле инде бишенче сәфәре.

Кайбер гаммәви мәгълүмат чараларында хәбәр ителгәнчә, әлеге сәфәр Россия җитәкчелеге белән сөйләшүләр үткәрүне күздә тота. Элегрәк Кремльдә Уиткофф бу атнада Президент белән кабат очрашырга мөмкин дип белдергәннәр иде.

Стивен Уиткоффның Мәскәүгә сәфәре Вашингтонның катгый риторикасы фонында уза. 29 июльдә АКШ Президенты Дональд Трамп Россиягә Украинадагы низагны җайга салу буенча килешүләргә ирешү өчен элек билгеләнгән 50 көн урынына 10 көн бирүе турында белдерде. Алга китеш булмаган очракта, Трамп сүзләренчә, инде 9 августта ук Мәскәүгә карата яңа санкцияләр кертелергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot