Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
АКШ һәм Россия Европага яңадан газ сата башлау мөмкинлеге турында фикер алыша
АКШ һәм Россия Вашингтон арадашлыгында Европага Россия газын яңадан сата башлау мөмкинлеге турында сөйләшүләр алып бара. Бу хакта Reuters агентлыгы фикер алышуларның барышы белән таныш булган сигез чыганакка сылтама белән хәбәр итә.
Reuters агентлыгы мәгълүматлары буенча, энергетика мәсьәләсе хакында фикер алышу Украинадагы низагны тыныч юл белән җайга салу мөмкинлеге турындагы сөйләшүләр белән параллель рәвештә алып барыла. Украинада тынычлык идеясен актив рәвештә алга сөрүче АКШ Президенты Дональд Трамп, шул исәптән энергетика өлкәсендә дә, Россия белән мөнәсәбәтләрне яхшыртуга карата кызыксыну белдерә. Чыганаклар Россиянең Европа газ базарына кайтуы РФ Президенты Владимир Путин белән килешүләргә ирешергә мөмкинлек бирер дип саный.
Шул ук вакытта, Кремльнең матбугат секретаре Дмитрий Песков апрельдә Франциянең Le Point журналына биргән интервьюсында искәрткәнчә, әгәр Россия белән Европа арасындагы газ челтәрен контрольдә тотуны яңа оператор үз кулына алса, «Газпром» Европага газ сата башларга мөмкин. Аерым алганда, Европа компанияләре катнаша торган «Төньяк агым-1» һәм «Төньяк агым-2» торбаүткәргечләре турында сүз бара.
«Газны сатучы да, потенциаль сатып алучылар да бар», - дип билгеләп үтте Песков.
Бүгенге көндә Венгрия һәм Словакия Россия газын «Төркия агымы» аша алуын дәвам итә, ә Бельгия, Франция, Нидерланд һәм Испания сыекландырылган табигый газны озак вакытлы килешүләр буенча сатып ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз