news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аккош Казан үзәгендәге күлне чистарта - видео

Социаль челтәрдәге кулланучыларның берәүләре видеода борчуга сала торган күренешне күрсә, икенчеләр чүпләрне җыючы аккошны бик матур дип саный

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Интернетта Казанның бер сулыгында аккошның чүпләр җыйганы төшерелгән видеоязма куйганнар. Янәшәдә үрдәкләр һәм тагын бер аккош йөзә.

Гомумән алганда, язмадашактый күңелсез күренеш тасвирланган: кар эреп, пычраклар чыккан, узган елгы чүпләр йөзә,су болганчык. 

Әлеге видео исә популярлаша бара. Бик күпләр "миңа ошый" тамгасына баскан. Әмма кулланучыларның фикерләре икегә бүленгән: кемдер видеода борчу уята торган күренеш төшерелгән дип санаса, икенче берәүләр чүпләрне җыючы акккошны бик матур дип атаган. Башкалар аккошка ярдәм итәргә - сулыкны чистартырга кирәк дип язган. Ә аларга җавап итеп, күлне чистартуга бүлеп бирелгән акчалар үз максатларына барып җитмичә, чиновниклар кесәсендә калачак, дигән фикер әйтелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100