news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аккош күлендә беренче яктыртылган чаңгы трассасы ачылды

Аннан һәвәскәр спортчылар тәүлек әйләнәсе файдалана ала.

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Аккош күлендә беренче яктыртылган чаңгы трассасы ачылды. Аннан һәвәскәр спортчылар тәүлек әйләнәсе файдалана ала, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.

Казанлылар тарафыннан тәкъдим ителгән маршрут «Динамо» чаңгы базасыннан башланып, Коры Аккош һәм Зөбәрҗәт (Карьер) күлләренә кадәр сузыла. Трасса 16.00 сәгатьтән 7.30 сәгатькә кадәр яктыртыла.

2018 елда биредә 1,5, 3 һәм 5 чакрым озынлыгындагы өч профессиональ чаңгы трассасы төзеләчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot