news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аккош күлен су белән тутыра башладылар

Су җибәрү буенча рәсми тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Аккош күле системасын Изумрудное күле суы белән тутыра башладылар. Су үткәргечнең озынлыгы 1,5 чакрым һәм куәтлелеге 160 кВтны тәшкил итә. Проектны «Татмелиорация» оешмасы әзерләгән.

Су җибәрү буенча рәсми тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, республика Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм башкалар катнашты.

Аккош күленең өч сулыгын (Зур, Кече һәм Урта) тутыру өчен насос тәүлек буе эшләгәндә, 120 көнгә якын вакыт кирәк булачак. Насос станциясен капиталь төзекләндерү 22 миллион сумга төшкән. Элеге эштә барлыгы 250 миллион сум акча сарыф ителгән.

Наталия Фишман белдерүенчә, күлнең тирә-ягын төзекләндерү проекты әзер.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100