news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аккош күле янында Сабантуй мәйданын 94,5 млн сумга төзекләндерәләр

Территориядә юлларны ремонтлаячаклар һәм яңадан яшелләндерү эшләре башкарылачак.

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Григорий Князев). Казан хакимияте Киров районында Аккош күле территориясе юлларын ремонтлау һәм төзекләндерүгә тендер игълан итте. Бу хактагы мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында чыкты.

Тендер шартлары буенча юлларны ремонтлау һәм территорияне төзекләндерү зарур. Асфальтны тулысынча алыштырырга, ремонттан соң территорияне янә яшелләндерергә кирәк булачак.

Бу эшләрне башкару өчен, республика 94,5 млн сум бүлеп бирергә әзер. Төзекләндерү эшләрен агымдагы елның 15 ноябренә төгәлләргә кирәк булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100