news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аккош күле һәм Каенлыктагы Сабан туе Казан бюджетына 31,1 миллион сумга төшәчәк

Планлаштырылган спорт чаралары арасында милли көрәш, бүрәнәдән йөрү, багана башына менеп әтәч алу кебек ярышларны атап үтәргә мөмкин.

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Казан хакимияте Аккош күлендә һәм Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта Сабантуй бәйрәмен оештыруга тендер игълан итте. Дәүләт сатып алулары сайтында шул хакта мәгълүмат урнаштырылган.

Әлеге ике урында бәйрәмне үткәрү 31,1 миллион сумга (Аккош күлендә – 16,6 миллион, Каенлыкта – 14,5 миллион) төшәчәк. Кунакларның гомуми саны 15 мең кеше тәшкил итәр дип көтелә.

Каенлыктагы Сабан туе кунакларын алты сәгатьлек мәдәни программа көтә. Планлаштырылган спорт чаралары арасында милли көрәш, бүрәнәдән йөрү, багана башына менеп әтәч алу кебек ярышларны атап үтәргә мөмкин. Җиңүчеләрне телевизор, планшет һәм смартфон кебек бүләкләр көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot