news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аккош күлләрендә балык үлүгә бәйле шикаятьләр буенча экологлар тикшерү үткәрәчәк

Социаль челтәрләрдә Аккош күлләрендә балыкның күпләп үлүенә бәйле шикаятьләр буенча экологлар тикшерү үткәрәчәк һәм суның пробасын алачак. Бүген ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерделәр.

«Бу тема буенча ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына шикаятьләр килмәде. Әмма социаль челтәрләр һәм гаммәви мәгълүмат чараларындагы хәбәрләрне тикшерү өчен министрлык инспекторлары, урынга барып, территорияне энә күзеннән үткәрәчәк», – дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Олы һәм Кече Аккош күлләрендәге суның торышын ай саен күзәтү барышында экологик күзәтчелекне тәэмин итү Үзәк бүлеге суның пробасын алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot