news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аккош күле янындагы мәйданга милли бизәкләр төшерелгән яңа өслек җәелде

Аккош күле янындагы мәйданга татар халкының милли бизәкләре төшерелгән яңа резина өслек җәелде. Аны җәю өчен 2 мең автомобиль шинасын эшкәрткәннән соң барлыкка килгән 13 тонна вак резина кисәге кулланылган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызгылт сары төсләрне чагылдыручы өслеккә беренче тапкыр татар халкының милли бизәкләренең берсе саналган лалә чәчәген хәтерләтә торган сурәтләр төшергәннәр.

Бизәк җөйсез резина белән каплау технологиясе ярдәмендә ясалган: сурәт өчен кулланылган резина кисәкләрен заводта ук буяп чыгарганнар. Буялган кисәкләрне алга таба полиуретан катнашмасы белән бутаганнар һәм алдан тигезләп җәелгән туфракка салып ныгытып беркеткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot