news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әкияткә эләккән кебек: Казанда яңартылган ЦУМ – Уникаль осталык үзәге ачылды

Казанда яңартылган ЦУМ рәсми рәвештә ачылды.

Әкияткә эләккән кебек: Казанда яңартылган ЦУМ – Уникаль осталык үзәге ачылды
Уникаль осталык үзәге Мәскәү урамындагы элеккеге Үзәк универмаг бинасында ачылды
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Казанда Уникаль осталык үзәге ачылды. «Татар-информ» хәбәрчесе яңартылган ЦУМны беренчеләрдән булып күреп кайтты. Яңа киңлекнең резидентлары нәрсә белән шөгыльләнә, этномузыка дәвалый аламы һәм ни өчен кешеләр милли мәдәнияткә омтыла – «Татар-информ» репортажында.

Рөстәм Миңнеханов беренчеләрдән булып уникаль остаханәләрне карап чыкты

Уникаль осталык үзәге Мәскәү урамындагы элеккеге Үзәк универмаг бинасында ачылды. Киңлекне беренчеләрдән булып Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карап чыкты, дип хәбәр итте республика җитәкчесе матбугат хезмәте.

Ул иҗат остаханәләрен карады, күргәзмә зоналарында булды. Биредә «Ислам арт» гарәп каллиграфиясе остаханәсе, авторлык бизәнү әйберләре һәм аксессуарлар ясау остаханәсе, татар этноинструментлары җыелган киңлек (Alpar), «Тылсымлы җепләр» келәм туку остаханәсе, тал чыбыгыннан үрү студиясе, Алексеевск нәфис туку фабрикасы продукциясе тәкъдим ителгән.

Киңлекне беренчеләрдән булып Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карап чыкты

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Татарстан Рәисе шулай ук Казан чигү мәктәбе эше белән танышты, тукымага рәсем төшерү, күннән сувенирлар ясау остаханәләре һәм башкаларны карап чыкты.

Катларның берсендә традицион Кукмара итекләре коллекциясе һәм күннән ясалган милли орнаментлы эшләнмәләр – татар читекләре, өй башмаклары һәм башка продукция урнашкан.

Рөстәм Миңнеханов иҗади остаханәләрне, күргәзмә зоналарын карады

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

ЦУМның цоколь катында Татарстан китап нәшрияты продукциясе тәкъдим ителгән.

«Милли тематика бүген трендта»

Яңа ЦУМ кунаклар өчен ишекләрен 15:00 сәгатьтә ачты. Бу вакытка ишек төбендә осталарның хезмәте белән танышырга теләүче бик күп кеше җыелган иде.

Әлеге үзәк көн саен 9:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Үзәк көн саен 9:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр эшләячәк

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Үзәктә Татарстан халык сәнгате һөнәрләренең 18 юнәлешендәге 68 һөнәрчелек остаханәсе урнашкан. Биредә 79 резидент – агач, күн, тукучылык, зәркәнчелек осталары һәм башка креатив индустрия вәкилләре эшләячәк. Монда товарлар сатып алырга гына түгел, төрле һөнәрләр буенча мастер-классларга да йөрергә мөмкин.

Ранко Тепавчевич: «Милли тематика бүген трендта. Сүз һөнәрләр турында гына түгел, ә мода, музыка, архитектура – гомумән мәдәни код турында»

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

«Милли тематика бүген трендта. Сүз һөнәрләр турында гына түгел, ә мода, музыка, архитектура – гомумән мәдәни код турында. Безнең бурыч – бу юнәлешләрне бердәм платформада җыю һәм төбәк продуктын халыкара дәрәҗәгә чыгару», – дип сөйләде «Уникаль осталык үзәге» проекты җитәкчесе Ранко Тепавчевич.

ЦУМ янында зур эшлекле үзәк төзелә. Ул төрле дәрәҗәдәге чаралар уздыру мәйданчыгы булачак, дип өстәде агентлык әңгәмәдәше.

Төбәк милли продукты халыкара базарга чыгачак

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

«Һөнәрчелек – ул үткән заман авазы түгел, ә киләчәк формасы»

«Татар-информ» хәбәрчесе үзәк резиденты булган берничә оста белән аралашты. Шуларның берсе – «Зила» иҗат остаханәсенә нигез салучы Гүзәл Биләндинова. Ул табигый күннән казан җөе технологиясе белән эшләнмәләр ясый.

«Минем тормыш девизым: «Һөнәрчелек – ул үткән заман авазы түгел, ә киләчәк формасы». Минем эшләрдә гел милли орнаментлар гына түгел. Бу – заманча динамик сәнгать. Шуңа да карамастан, милли традицияләрне бүгенге тормышка заманча формалар ярдәмендә кертү бик мөһим», – дип сөйләде ул.

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

«Борынгы инструментлар дәвалау көченә ия»

Үзәкнең зур өлеше кием-салым һәм аксессуарларга багышланган. Этник музыка коралларына багышланган аерым зона да бар.

«Кешеләр безгә милли инструментлар белән танышырга, мастер-класслар үтәргә дип килә. Без һәр кешегә интуитив инструментлар аша музыка дөньясы белән танышу мөмкинлеге бирәбез», – дип билгеләп үтте Этномузыка, һөнәрчелек һәм тавыш терапиясе үзәге җитәкчесе Фәнил Вилданов.

Аның фикеренчә, этник музыка кораллары тынычландыру сәләтенә ия. «Кешенең борчулары тарала, уйлары тәртипкә килә, ә аннан соң тәне дә савыга башлый», - дип белдерде Вилданов.

«Уникаль осталык үзәге безнең өчен бик яхшы мәйданчык булды. Осталар барысы да бик канәгать», - дип өстәде агентлык әңгәмәдәше.

Биредә зурлар өчен дә, балалар өчен дә мастер-класслар үтереләчәк.

Биредә зурлар өчен дә, балалар өчен дә мастер-класслар үтереләчәк

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

«Әкияткә эләккән кебек»

Яңа ЦУМны беренчеләрдән булып килеп күргән кунаклар да тәэсирләре белән уртаклашты. Искәндәр Кәлимуллин татар милли мәдәниятенең үзенчәлекләре белән таныштыру өчен кечкенә кызын алып килгән.

«Татарстанда милли мәдәнияткә шундый зур игътибар бирелүе сөендерә. Кызым белән икәү килдек. Әкияткә эләккән кебек булдык. Ул кызыксынып татар бизәкләрен карады, аларның нәрсә аңлатуы турында сорашты», – диде ул.

Раиса Сметанина үзәкне күреп чыгарга дип кенә кергән булган, әмма үзенә матур татар орнаментлы яулык сатып алмыйча булдыра алмаган.

«Бик шәп урын. Тагын киләчәкмен. Мин милли мәдәният белән бәйле әйберләр яратам. Элек мондый товарлар сатып алып була торган урыннарны табу кыен иде, хәзер барысы да бер урында булачак», – дип уртаклашты ул.

Арсений Каримов, «Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot