news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әкият» театрыннан 500 мең сум акча таләп итәләр

«Әкият» театрыннан 500 мең сум акча таләп итәләр
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Татар дәүләт «Әкият» курчак театрына әкият геройлары исемнәрен кулланган өчен ярты миллион сумлык дәгъва килгән. Бу хакта депутат, театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» журналисты Надежда Гордеева.

«Ниндидер бер фирма «Су анасы», «Камыр батыр», «Шүрәле», «Казан ханбикәсе», «Кар кызы»на патент алган. Хәзер дәгъва белдерәләр, алар бездән башта 500 мең сум, ә аннары, күрәсең, касса җыемнарыннан ниндидер процентлар тели», – дип сөйләде парламентарий.

Зәйниев сүзләренчә, бу фирма «берни дә җитештерми, берни дә эшләми, аның продукциясе юк».

«Сүзләргә патент кына алганнар да, шуның белән акча эшләргә телиләр. Әлбәттә, без судлашачакбыз. Ягъни безнең матди булмаган теләсә нинди мәдәни байлыгыбызны ниндидер мошенниклар үзләренә үзләштерә ала. Моның белән теләсә кайсы мәдәният учреждениесе очрашырга мөмкин. Без беренче», – ди ул.

Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова компаниянең бу исемнәрне Роспатентта теркәвен әйтеп узды.

«Без судка барабыз», – дип белдерде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot