news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әкият» татар дәүләт курчак театрында Яңа ел әкиятен 28 меңнән артык тамашачы караган

«Әкият» татар дәүләт курчак театрында Яңа ел әкиятен 28 меңнән артык тамашачы караган
Фото: "Әкият" курчак театрының матбугат үзәге

«Әкият» татар дәүләт курчак театрында Яңа ел әкиятен 28 меңнән арытк тамашачы караган. «16 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр 23 көн эчендә 112 тамаша уйналган», дип хәбәр итә курчак театрының матбугат үзәге.

Театр быел Яңа ел тамашасы буларак «Щелкунчик и Новогодний бал» («Кракатук чикләвеге һәм Яңа ел») әкиятен әзерләгән иде. Залда әкият караганнан соң фойеда чыршы әйләнәсендә интермедия тәкъдим ителде.

«Спектакльләр аншлаг белән узды. Театрга килгән балалар П.И.Чайковскийның сихри музыкасын тыңлый алды һәм Э.Т.А. Гофманның әкияте дөньясында кунак булды», ди матбугат үзәге.

Театр инде гадәти репертуарына әйләнеп кайтты. Кичә тамашачыга «Кошкин дом» һәм «Авыл эте Акбай» әкиятләре тәкъдим ителсә, бүген театрда «Приключения пингвиненка Пинка» һәм «Муха-Цокотуха» әкиятләре күрсәтеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot