news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әкият» татар дәүләт курчак театры үткән театр сезонына нәтиҗәләр ясады

«Әкият» татар дәүләт курчак театры үткән театр сезонына нәтиҗәләр ясады
фото: Солтан Исхаков

«Әкият» татар дәүләт курчак театры бер театр сезоны эчендә 6 спектакль чыгарган, театраль лаборатория үткәреп киләсе сезон премьерасы өчен эскизлар әзерләп куйган, Тукай премиясенә кандидат булган һәм «Алтын битлек» номинанты буларак нәтиҗәләрне көтә.

«Әкият» татар дәүләт курчак театры журналистлар белән бергә үткән театр сезонына нәтиҗә ясады.

«Безнең быелгы сезон театрыбызның 90 еллыгына багышланган иде. Беренче премьерабыз да Галиәсгар Камалның «Банкрот» һәм Беренче театр» пьесаларын берләштергән «Камал комедияләре» булды. Бу театр турында театр иде», – дип таныштырды театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев.

«Иң нәниләргә «Репка, Ряба, Колобок» спектакле чыкты. Яңа ел тамашалары өчен бөтен труппа катнашкан 3 составта «Морозко/Суык бабай» әкиятен сәхнәләштердек. Нәни дусларыбызга Туфан Миңнуллинның «Кәрлә – мәктәп баласы»н чыгардык. Аннары «Кошкин дом» чыкты. Хәзер «Аленький цветочек» әзерләнеп ята», – дип санап чыкты ул.

Киләсе сезонда театр «Мария Моревна» әкиятен чыгарырга җыена. Спектакльне чыгаручы команда килеп театраль лаборатория кысаларында артистлар белән танышып беренчел эскизларны әзерләп киткән.

24 июньдә Мәскәүдә «Алтын битлек» театр премиясен бирү тантанасы була. «Әкият» курчак театрының «Авиатор» спектакле 4 номинациядә «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва итә. «Театрның баш рәссамы Сергей Рябинин белән артистыбыз Дилүс Хуҗәхмәтов ул тантанада катнашачак. «Бер номинациядә бүләк насыйп булса, бүләкләребезне алар алып кайтыр», – диде Илгиз Зәйниев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100