news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әкият» татар дәүләт курчак театры Уфадан гран-при белән кайта

«Әкият» татар дәүләт курчак театры Уфадан гран-при белән кайта
Фото: "Әкият" курчак театрының матбугат үзәге

«Әкият» татар дәүләт курчак театры спектакле «Курсак-фест» Уфа халыкара курчак театрлары фестиваленең гран-приена лаек булды.

«Фестиваль Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Без Чыңгыз Айтматов повесте буенча куелган «Анам кыры» (»Материнское поле») спектакле белән катнаштык», – дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

«Курсак-фест» Уфа халыкара курчак театрлары фестивале программасында Россия театрлары белән бергә Үзбәкстан һәм Кыргызстаннан килгән коллективлар да бар иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot