Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Әкият» татар дәүләт курчак театры «Су анасы» әкиятен куя
«Әкият» татар дәүләт курчак театрының яңа сезонда беренче премьерасы Габдулла Тукай әкияте нигезендә куелган «Су анасы» курчак спектакле булачак. Бу хакта бүген труппа җыелышында игълан ителгән.
Спектакльне Габдулла Тукайның тууына 140 еллыгына багышлап театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев куячак.
Театр репертуарындагы «Су анасы» спектакле инде нык искергән иде, театр яңа спектакль әзерләячәк. «Төрле курчаклар – марионетка, планшетка һәм әле безнең театрда моңарчы кулланылмаган төр кулланылачак», – диде Илгиз Зәйниев «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Театр сезонының беренче яртысында тагын бер премьера көтелә. Театр артисты Эльвира Гыйлемханова Дмитрий Мамин-Сибирякның «Сказка про Козявочку» әкиятен куячак.
Театр яңа сезонын Чыңгыз Айтматовның «Анам кыры» әсәре буенча куелган спектакль белән 22 августта ача.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз